Кобяковская сельская библиотека - филиал № 8

История Кобяковской сельской библиотеки

Кибәк Иле авылы китапханәсе тарихы

Кибәк Иле авылы китапханәсе Питрәч районы Кибәк Иле авылының мәктәп бинасына урнашкан. Гомуми мәйданы 30 кв.м. Китапханә 1991 елның 1 мартында ачылды,  Аркатово авылының китапханәсен япкач, безгә күчерәләр. Беренче китапханәче Җаббаров Гомәр Зариф улы була. Соңыннан китапханәне ул кызы-  Гатауллина Гөлнара  Гомәр кызына тапшыра. Китапханәдә 5486 китап саклана. Китап фонды яңа китаплар һәм газета – журналлар белән тулыландырыла. 2014 елда китапханәгә 437 данә яңа китап кайтты, ел дәвамында 6 исемдә газета, 11 исемдә журнал алынды .

Китап бирелеш- 9130, китап укучылар -224 . Олылар – 114; 14 яшьтән – 24 яшькә хәтле -20; 14 яшькә хәтле – 90 кеше. Интернетка тоташкан 1 компьютер бар.

Китапханә ел дәвамында китапханәгә китап укучы тарту, китап пропагандалау юнәлешендә эшли, шул уңайдан төрле чаралар оештырыла. Һәр яңа кайткан китапларга информацияләр бирелә, язучыларның юбилей даталарына багышланган күргәзмәләр, әдәби сәгатьләр уздырыла. Китап укучылар арасында “Иң күп китап укучы” бәйгеләре оештырыла. Мәктәп балалары белән төрле район конкурсларында катнашабыз һәм призлы урыннар алабыз. Һәрбер китап укучы белән индивидуаль эш алып барыла. Укучыларның әдәбиятка карата кызыксынулары өйрәнелә, үз вакытында тиешле әдәбият белән тәэмин ителә. Төрле район конкурсларында катнашып, призлы урыннар алабыз.

Кибәк Иле авылы китапханәсенең эш юнәлешләре:

  • Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
  • Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
  • Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  • Экологик тәрбия;
  • Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.

 

Казанышларыбыз: 

ü район конкурсының 3нче дәрәҗә дипломы   “Толерантность буенча иң яхшы сценарий“ номинациясендә,

ü “ Профессиягә тугърылык” дипломы,

ü  Мактау  грамоталары.