Кибячинская сельская библиотека - филиал № 7

“Галактикага очып..”

    1961 нче елның 12 апрелендә Юрий Гагарин илебез тарихында космик киңлекләргә очыш ясаучы беренче кеше булып кереп кала. Шушы бөек вакыйгадан соң илебез халкы 12 нче апрельне  һәр ел саен Космонавтика көне буларак бәйрәм итә. 10 нчы апрель көнне, Кибәч авылы китапханәсендә 4-8нче сыйныф укучылары белән Космонавтика көненә багышланган “Галактикага очып..” дип аталган очрашу кичәсе уздырылды. Китапханәче балаларны беренче космонавт белән тулырак таныштырып китте: аның кайда тууы, балачагының Бөек Ватан сугышы вакытына туры килеп, ничек авыр узуы турында сөйләде. Авырлыкларны әкренләп җиңеп, үзенең балачак хыялына таба, очучы булырга, ничек тырышып атлавы турында да да сөйләп, документаль материаллар укып кителде. Очрашуда укучылар Ю.А.Гагаринга багышлап язылган шигырь укыдылар һәм презентация дә карап үттеләр. Соңыннан укучылар Космонавтика көненә багышланган викторина сорауларына  җавап бирделәр. Очрашуда 5 укучы катнашты.