Кибячинская сельская библиотека - филиал № 7

“Нәрсә ул коррупция”

Кибәч авылы китапханәсендә коррупциягә каршы көрәшү максатыннан чыгып, китап күргәзмәсе оештырылды һәм 4-8 нче сыйныф укучылары белән “Нәрсә ул коррупция” дигән темага мәгълүмат биру чарасы үткәрелде. Үткәрелгән чараның максаты, яшьләрдә, балаларда намуслылык, ихтирамлык, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү.  Бу чарада  китапханәче Карасева М.А. балаларга коррупциянең нәрсә аңлатуын, аның килеп чыгуын, ни сәбәпле аның халык арасында киң таралуын сөйләп , аңлатып китте. Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәненә басым ясалды, коррупция – ул җәмәгатьчелекнкң авыруы дип аңлатылды. Аның белән авыртмас өчен бары тик намус белән яшәргә, законнарны бозмаска кирәклеге әйтелде. Чарада 6 кеше катнашты һәм 5 китап алынды.