Екатериновская сельская библиотека - филиал № 3

Екатериновка авылы китапханәсе тарихы

Екатериновкада изба - читальня  1946 елда элеккеге авыл Советы бинасында ачыла. Мич белән ягыла.  Беренче китапханәче Нестеров К. Н. була. Мактау тактасы, язучылар портретлары, урып-җыюны һәм чәчүне тиз башкару турында, дәүләткә ашлык тапшыру турында мәгълүматларны эшли. Айга өч тапкыр стенгазета чыгара.  

1953 елда Екатериновка авылыда яңа Мәдәният йорты салына. Китапханә дә шунда күчә.    Төрле елларда китапханәче булып  Жукова Галина Ивановна, Сагдуллина Ирина Петровна, Жиленков Анатолий Васильевич, Петров Георгий Артемьевич эшлиләр. Елдан-ел китапханәнең китап фонды тулылана, яңа җиһазлар кайта.   

 1980 елда Екатериновка авылы китапханәсе Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр четәренең 13нче филиалы була.

1981 елда китапханәче булып  Жукова Галина Ивановна эшли, 1946 елда туган,  урта белемле.   

         1990 – 1993елларда китапханәче булып  Сагдуллина Ирина Петровна эшли, 1970елда туган, махсус урта белемле.

1993 - 1997  елларда китапханәче булып Жиленков Анатолий Васильевич эшли, 1948 елда туган, урта белемле.                                                                                                                  1997 -1998 елларда китапханәче булып    Петров Георгий Артемьевич эшли, 1951 елда туган, урта белемле.

        1998 - 2000 елларда  Бурганова Эльвира Магсудовна эшли, 1978 елда туган, югары белемле.

1999 елда китапханәне мәктәпкә күчерәләр.  

          2000 елдан китапханәче булып  Козловская Наталья Анатольевна эшли,  1969 елда туган, махсус урта белемле.

         Китапханә уңышлы эшләгәне өчен берничә тапкыр мактау грамоталары белән бүләкләнде.     

 Күрсәтелә торган хезмәтләр:

 

  • Документларның күчермәсен ясау,
  •  принтердан чыгару                                               

Китапханә бүген

         Екатериновка авылы китапханәсе мәктәп бинасына урнашкан, 15 кв. м. мәйданны били. Китапханәдә компьютер, МФУ бар.  Китапханә 233 халкы булган 5 авыл халкына хезмәт күрсәтә: болар  Екатериновка, Урта Дәүләтъяр, Өске Дәүләтъяр, Нептун, Александровка авыллары. 

Екатериновка китапханәсенең төп юнәлешләре:

  • Туган як тарихын өйрәнү
  • Патриотик тәрбия бирү  

 

         Китапханәдә туган якны өйрәнү буенча дәресләр, викториналар, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар уза. «Екатериновка тарихы» турында альбом төзелгән. Ачык ишекләр көне, төрле конкурслар, акцияләр, күргәзмәләр оештырыла.