Янцеварская сельская библиотека - филиал № 24

Янсуар авылы китапханәсе

Янсуар авылы китапханәсе 

         Янсуар авылы китапханәсе, өлкәннәр әйтүе буенча,  башта клуб бинасында кечкенә генә бүлмәне биләгән. Клубта эшләүче клуб мөдире Никифоров Илья Васильевич 1964 елдан башлап китапханәче дә булып эшләгән. Соңрак китапханә өчен аерым зур бүлмә бирелә. Илья Васильевич клуб мөдире булып кала , ә китапханәне Морозова Вера Николаевнага тапшыра. Бу китапханә агач бүрәнәле иске генә бина була . Утын ягып җылытыла.

         1983 елда Янсуар авылы уртасында ике этажлы кирпечтән яңа  мәдәният йорты салына. Аның икенче катыннан китапханәгә 132 кв.м  ике  бүлмә бирелә. Аның беренче бүлмәсендә китап кулланучыларга китап бирелә, ә икенче бүлмәсе уку залы ролен үти. Китапханәдә китап кулланучылар саны елдан – ел арта. 1990 елда Вера Николаевналар гаиләләре белән Казанга күчеп китәләр.

1990 елда китапханәне Спасеева Раиса Ильдусовна кабул итеп ала. Бүгенге көндә дә китап кулланучыларны китап белән тәэмин итә. Китапханәдә барлыгы 10300 китап исәпләнә.

 Китап кулланучылар өчен “Карендәшләр” клубы эшләп килә. “Карендәшләр клубының  төп максаты: борынгы гореф- гадәтләребезне, милли йолаларыбызны яшь буынга калдыру.

 

Янсуар авылы китапханәсенең эш юнәлешләре:

  • Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
  • Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
  • Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  • Экологик тәрбия;
  • Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.

 

Түләүле хезмәт:

     -    Түләүле абонемент

-         Мәглүматны интернеттан эзләү

-         Фотографияләрне һәм документларны сканировать итү

-         Документларның күчермәсен ясау, принтердан чыгару

-         Электрон презентация ясау.

Китапханәнең ирешелгән уңышлары:

 

1. Мәдәният бүлеге дипломы  3 урын өчен  Бөек Җиңүнең 60 еллыгына , 2005 ел.

2. Мәдәният Министрлыгының мактау грамотасы , 2009ел.

3.  Мәдәният бүлеге грамотасы Бөек Җиңүнең 65 еллыгына , 2010 ел

4. Мәдәният бүлеге дипломы , 3 урын ,  по гражданско- патриотическому воспитанию молодёжи  , 2005ел

5. Мәдәният бүлеге дипломы  3 урын , плакатлар конкурсы “Завтра будет поздно”  , 2005 ел

6.  Питрәч районы адм. Мактау  грамотасы  Бөек җиңүнең 55 еллыгына, 2000ел.

7.  Мәдәният бүлеге мактау грамотасы “За возрождение и пропаганду на -циональной культуры” , 2010 ел.

8. Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр системасының мактау грамотасы  республика эстафетасында катнашкан өчен “Библиотеки- молодому поколению” , 2002 г.

9. Татарстан Республикасы балалар китапханәсе дипломы 3 урын,   республика конкурсы “Село и дети” , 2009 ел

10. Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр системасы дипломы экология буенча смотр- конкурста катнашкан өчен , 2013 ел.

11. Питрәч районы администраөиясе  мактау грамотасы , 2014 ел

12.  Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр системасы дипломы “За инновационную деятельность” , 2014 ел.