Шалинская сельская библиотека - филиал № 22

Шәле авылы китапханәнәсе тарихы

Шәле авылы китапханәнәсе тарихы

 

                                     Авырлыкның исәбе юк кебек

                                     Сыгылгандай китап киштәсе

                                     Китапханә- китапханәче

                                     Шул сүзләрдә

                                     Яктылыкның бөтен чишмәсе     

 

         Еллар үтә, һәр ел тарихта үзенең эзен калдыра.

1927 елда Шәле авылында китапханә ачылган. Ул вакытта китапханә “Избач” дип аталган. 1927-1929 елларда Салих Сәләхиев “Избач” мөдире булып эшләгән.Салих Сәләхиев Берләштерелгән Татарстан Өлкә партия-совет мәктәбендә укыган, ул заманның белемле кешесе булган. “Избач”ка китаплар районнан китерелгән.

1930-1933 елларда мөдир булып Ахметшина Сара эшләгән. Бу вакытта инде китаплар күп булган. Мәктәп укучылары китапханәдән файдаланган. Авылда культура- агарту учаклары халыкның аң дәрәҗәсен күтәрүдә, наданлыкны бетерүдә, яңа тормыш кагыйдәләре белән таныштыруда зур роль уйнады.

1934-1938 елларда китапханәдә Әминә Сайфутдинова эшләгән. Бөек Ватан сугышы елларында да китапханә информация үзәге булып торган. Бу елларда эшне Габдулла Сунгатуллин алып барган. Сугыштан соңгы елларда китапханәдә күп кеше алышынып торган.

1961 елдан китапханә мөдире булып Абдуллина Зинаида Дмитриевна эшли башлый. Профессиональ белемле, үз эшенең остасы, Зинаида Дмитриевна узенең 34 ел гомерен Шәле авылы китапханәсе эшенә бирде. Китапханә районда гел алдынгылар рәтендә барды Китапханә 18 мең китабы булган зур китапханәгә әверелде. Зинаида Дмитриевна эшләгән вакытта Мөхәмәтҗанова Гөлфия Әсәт кызы, 1969нчы елның февралендә китапханәче булып эшли башлый. 1986 нчы  елның октябреннән Мөхәммәтшина Гүзәл Риза кызы техничка һәм  ярты ставкага китапханәче  булып эшкә алына. Зинаида Дмитриевна 1995нчы елда лаеклы ялга киткәч, Гөлфия Әсәт кызы китапханә мөдире булып эшли башлый. Ул вакытта китапханә фонды 19251 данәгә җитә, китап укучылар саны да 1546га җитә. Гөлфия Әсәт кызы үзенең 37 ел гомерен Шәле авыл китапханәсе эшенә бирде,   2006 елда лаеклы ялга китә.

2003 елдан Мөхәммәтшина Гүзәл Риза кызы китапханә мөдире булып эшли башлый. “Мәдәнияттәге казанышлары өчен ”Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан Күкрәк  билгесенә  лаек булды .

Аның белән бергә Гөлфия Әсәт кызы ялга киткәч, 2009 елга кадәр, Хамзина Алия Габдулла кызы эшли.

Хәзерге вакытта китапханәче булып Сәйфетдинова Илсөя  Госман кызы эшли. 1992 елда мәктәпкәчә тәрбия белгечлеге буенча Казан педагогик училищесын тәмамлый. Ул 2008 елның 9 июненнән китапханәче булып эшли башлый.

Шушы чор вакытында китапханә 2 тапкыр күчерелә.

2014 елда капиталь  ремонт эшләнә. Балалар китапханәсе өчен аерым бүлмә булдырыла. Китапханә бик матур итеп җихазландырыла. Китапханә фонды 19606 данәгә җитә, китап укучылар саны - 1643. 

Китапханә ул – белем чишмәсе, анда   төрле тарихи вакыйгалар, очрашулар уздырыла.                                              

 “Китапханәчеләр көне”нә карата,  “Китапханә -белем йорты”- дигән темага “дәрес”ләр үткәрелә. Аталарын бер тапкыр да күрмәгән , сугыш чоры балалары хөрмәтенә “Без 41 нче ел балалары”- дип аталган әдәби- музыкаль  кичә үткәрелде.

“Өлкәннәр көненә”багышланган “Йөрәкләр һаман яшь  кала”-дигән тематик- әдәби кичә.

Бөек Ватан сугышы  ветераннаны өчен “Яралар сыкрый йөрәктә”дигән сугыш темасына язылган шигырьләр буенча бәйге үткәрелде.

 8нче март, “Әниләр көненә”карата хатын-кызларга багышланган әдәби- кичәләр, викториналар, бәйгеләр үткәрелә.

Герой –шагыйрь М.Җәлилне “искә алу” көненә карата “Геройлар үлмиләр мәңгегә” дигән темага викторина. 

Китапханәдә язучылар белән очрашулар үткәрелә.

Якташыбыз язучы-сатирик Камил Кәримов белән очрашу булды. Журналист, язучы Мәгъсүм Гәрәев, язучы , сатирик Алмаз Хамзин, авылыбызда  яшәп иҗат итүче Язилә Абдрәхимова, Мөхәммәт Садыйковлар белән очрашулар үткәрелде.

 

       Китапханәдә 2 клуб эшли: “Ромашка”- балалар өчен, “Хуҗабикәләр”- олылар өчен.

Шәле авылы модель китапханәсенең эш юнәлешләре:

  • Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
  • Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
  • Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  • Экологик тәрбия;
  • Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.

 

Түләүле хезмәт:

     -    Түләүле абонемент

-         Мәглүматны интернеттан эзләү

-         Фотографияләрне һәм документларны сканировать итү

-         Документларның күчермәсен ясау, принтердан чыгару

-         Электрон презентация ясау.

 

 

Китапханәче профессиясенә чын күңелдән гашыйк булсаң гына кыен да, мавыктыргыч та булган бу эштә озак еллар эшли аласың.

 

Һөнәрләр  җирдә күп төрле

Һәр кешенең була үз юлы

Иң мөһиме- аның хезмәтнең

Башкаларга кирәк булуы.

Китапханә эше- җиңел түгел.

Тоелса да читтән шулайрак,

Укучылар  риза булсын дисәң

Тырышырга кирәк ныграк.

Һөнәрләрнең  була күп төрлесе.

Җанга якын, күңел сөйгәне

Ә шулай да китапханәче һөнәре кебек

Юктыр рухи азык бирә торганы.