Читинская сельская библиотека - филиал № 21

Чыты авылы китапханәсе тарихы

 Чыты авылы китапханәсе тарихы

            Хезмәт ияләренең культура дәрәҗәләрен күтәрүдә мәдәният учакларының әһәмияте бик зур була.

        “Бөтенесе фронт өчен! Бөтенесе җиңү өчен!” –дигән лозунгларны тормышка ашыруда матбугатның  роле искиткеч зур. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанда рус һәм татар телендә 108 газета чыгарыла. Хезмәт ияләре арасында культура-агарту эше, туган илгә чиксез мәхәббәт һәм дошманга нәфрәт тәрбияләү китапханәләр, уку ызбалары, клублар аша да алып барыла.

         1944 еның 27 июлендә  Чыты авлында да уку ызбасы ачыла.Ул вакытлар  өчен җиде класс белем күп саналганлыктан, яшь егет – Ганиев Сөләйман Хаҗи улын шунда эшкә куялар. Ләкин анда Сөләйман өч ай да эшләми, алга таба уку теләге белән Казанга юл тота. Казан аны колач җәеп каршы алмый, сынауларын яхшы билгеләренә генә бирсә дә, кулак малае ярлыгы тагылган егеткә укырга керү насыйп булмый. Ул авылга киредән әйләнеп кайтмый, авылдан ерак булмаган тәҗрибә кырына эшкә урнаша. Сөләйман урынына 19 октябрьдә избач булып Мифтахов Мәүли килә. Ул үзе 1924 елгы кеше, белеме дә берничә класс кына була.

         Уку ызбасы ике катлы агач бинада урнашкан. Өстәге катта – авыл Советы, почта, колхоз идарәсе, уку ызбасы, шунда ук председатель бүлмәсе дә. Астагы катта тулысы белән клуб була. Утын булмагач клубка ягылмый, салкын булу сәбәпле,  кыш көннәре ул әллә ни ачылмый да. Яшьләрнең күбесе аулак өйләргә, кич утыруларга йөри. Алай да мәктәп укытучылары, комсомоллар, театрлар, концертлар куеп халыкның күңелен күтәрәләр. Андый выкытларда халык клубларга бик теләп килә, халык тыны белән салкын клублар да җылына иде,- дип искә ала өлкәннәр.

    Клуб эшләрендә башлап Хафизов Гыйлемхан йөри. Ул бик җор телле кеше була, авылдашларына багышлап шигырьләр дә чыгара, кирәк урында аларны мактый да, тәнкыйтли дә. Соңыннан аны колхоз председателе итеп   куялар.  

    Уку ызбасына һәр кич колхозчылар, авыл картлары җыела. Анда җылы, чөнки бинаның икенче каты тулысынча җылытыла. Уку ызбасына күп төрле газета- журналлар килә. Биредә белешмәләр бюросы оештырылган: халык газеталардан фронт яңалыкларын укый, агитаторлар әңгәмәсен тыңлый. Әңгәмәләр планлы уза: халыкны шәхси үрнәкләре белән фронтка ярдәм итәргә өндиләр. Монда фронтовик хатыннары һәм аналары килә: кем киңәш сорый, кем армиягә хат яздыра. Укый белмәүче карт бабайлар укый белүче яшьләрдән газеталарны, кызыклы китапларны кычкырып укыттыралар.

    Мифтахов Мәүли уку ызбасында 1952 елга кадәр эшли.

   1952 елда авылда китапханә ачыла. Китапханәнең 1900 экз. китап фонды була. Күрше Күн авылыннан килгән яшь кыз Таһирова Халисә Ислам кызын китапханәче итеп куялар. Ул Чыты авылының беренче китапханәчесе була. Халисә Исламовна бу эштә 1960 елга кадәр эшли.

   1960-61 елларда Галяутдинова Нәфыйга апа бераз китапханәдә эшләп ала.

   1961 елда клуб белән китапханә берләштерелә, җитәкчесе булып Сәләхетдинова Миннегөл апа кала. Ул моңа кадәр 1951 елдан бирле клубта эшләгән була. Яшь кыз авылда алган җиде класс белеме белән генә чикләнмичә, күрше Олы Солтан авылында тагын өч ел укыганнан соң килгән була бу эшкә. Бу елларда авылда ул бердәнбер ун класс бетергән белемле кеше санала.. Армый- талмый эшли ул: концертлар, театрлар куялар, җәмәгать эшләрендә башлап йөрүчеләрдән була.

         1961 елда китапханә фондында 4621 экз. китап була. Китапханәгә кешеләр бик күп йөри, чөнки авылның инде күп кенә кешесе  азмы – күпме белемле була, халыкның да культура, көнкүреш дәрәҗәсе үсә.

          1963  елның җәендә клуб белән китапханә яңадан аерыла. Яшьләр дә аулак өйләрне ташлап клубка килә, киноларга, китапханәгә йөри башлый.

          1970 елда Чыты авылында яңа клуб бинасы төзелә. Китапханә дә клубның иң зур якты бер бүлмәсенә күчерелә. Ләкин шул ук елны янгын чыгып клуб яна, китапларның да күбесе юкка чыга. Соңыннан клубка, китапханәгә ремонт ясала һәм ул яңадан эшли башлый.

         1991 елның сентябрь аенда китапханә мөдире Сәләхетдинова Миннегөл  Хөсәен кызы лаеклы ялга китте. Аның урынына китапханә мөдире булып махсус китапханә белемле Иванова Елена Ивановна килде.

Китапханәдә бик күп төрле чаралар уздырыла. Язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар еш була. Китапханә эш күрсәткечләре буенча районда алдынгылар рәтендә бара. Күп тапкыр диплом, грамоталар белән бүләкләнде. 2007 елда “Авылда мәдәниятне үстерүдәге казанышлары өчен” Питрәч муниципаль районы Мәдәният бүлеге Кубогына һәм Дипломына, 2010 елда югары эш күрсәткечләре өчен район башлыгы сертификатына ия булды.

   Китапханәче Елена Ивановна 2002 елда узган Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашкан өчен Күкрәк билгесе, 2006 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан Мактау Грамотасына,  2007 елда район администрациясе Мактау Грамотасы, 2009 елда “Мәдәнияттәге казанышлары өчен ”Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан Күкрәк  билгесенә  лаек булды .

   2008 елда китапханә интернетка тоташтырылган ике компьютер, телефон, ксерокс, сканер белән җиһазландырылды.

   2014 елда китапханәгә барлыгы  24 төрле журнал, 8 төрле газета килә. 450 китап укучы исәпләнә. Китап фонды – 11700 экз.

Чыты авылы китапханәсенең эш юнәлешләре:

  • Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
  • Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
  • Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  • Экологик тәрбия;
  • Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.

 

Түләүле хезмәт:

     -    Түләүле абонемент

-         Мәглүматны интернеттан эзләү

-         Фотографияләрне һәм документларны сканировать итү

-         Документларның күчермәсен ясау, принтердан чыгару

-         Электрон презентация ясау.