Читинская сельская библиотека - филиал № 21

«Лев Толстой – детям»

2018 ел Татарстан Республикасында бөек рус язучысы Лев Толстой елы дип игълан ителде. Авторның әсәрләре зурлар өчен дә, балалар өчен дә бик кызыклы. 10 апрель көнне китапханәдә уздырылган чара «Лев Толстой –  детям» дигән исем астында узды. Бу чарада балалар Лев Толстой хикәяләрен кызыксынып укыдылар. Чара ахырында китап күргәзмәсе күзәтүе булды. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.