Татар Тау-Иле авылы китапханәсе тарихы
Татар Тау-Иле авылы китапханәсе тарихы
Татар Тау Иле авылында 1940 елларда “укый торган йорт”(изба-читальня) дип йөрүче китапханә барлыкка килә. Китапханәдә барлыгы 200 ләп китап исәпләнгән. Шушы йорт шулай ук “ мәдәният учагы “ хезмәтен дә үтәгән .
Китапханәдә бу елларда Гәрәева Җәмилә Низами кызы эшләгән. Аның 5 класс белеме була. Ул елларда газета-журналларны китапханәләр генә алдырган. Яшьләр китапхнәгә килеп укый торган булганнар. Китапханәчеләр бәйрәмнәрдә, урып –җыю чорларында лозунглар, стенгазетлар чыгарганнар. Укытучылар , мәктәп укучылары , авылның укый белүче кешеләре даими китапханәгә йөргән. Мәктәп җитәкчесе Гайсаров Гали улы бәйрәмнәрдә докладлар укый торган булган. Китап укучылар арасында Гыйләҗев Мәхмүт иң күп китап укучы кеше булып саналган .
Китапханәдә 1945-1948 елларда Чыты авылы кешесе Хадиуллин Хакимулла Хадиулла улы эшләгән.
1949-1952 елларда - Таһирова Клара Габдулла кызы,
1953-1967 елларда - Татар Тау Иленнән Абдуллина Разыя Мөхәммәтгали кызы,
1968-1975 елларда - Хәсәнова Сәлимә Хөсәен кызы эшләгән:
1976 елда Татар Тау Иле авылында яңа Мәдәният йорты төзелеп бетә. Шушы бинада китапханәдә ачыла .
1976-1980 елларда кабат Абдуллина Разыя Мөхәммәтгали кызы эшли.
1981-1982 елларда Юсупова Әнисә Сәлимҗан кызы,
1983-1987 елларда Файзрахманова Мәрьям Зиннәт кызы:
1988-1998 елларда Файзрахманова Минзифа Миннур кызы ,
1999 –елдан хәзәрге көнгә кадәр Вәлиева Мәрзия Хаҗиәхмәт кызы эшли:
2003 елда китапханә иске мәктәп бинасына күченде:
Хәзерге көндә китапханә 100кв.м. мәйданлы ике бүлмәне били.
Китапханә бинасы иркен , якты , чиста.
Китапханә фондында - 8700ләп китап исәпләнә ,
2- компьютер , 1- принтер , 1- МФУ , 1- фотоаппарат бар.
Татар Тау Иле авылы китапханәсенең эш юнәлешләре:
- Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
- Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
- Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- Экологик тәрбия;
- Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.
Түләүле хезмәт:
- Түләүле абонемент
- Мәглүматны интернеттан эзләү
- Фотографияләрне һәм документларны сканировать итү
- Документларның күчермәсен ясау, принтердан чыгару
- Электрон презентация ясау.