Богородская сельская библиотека - филиал № 2

Богородское авылы китапханәсе тарихы

         Богородское авылы китапханәсе тарихы  

             1938елда  Богородское авылында изба-читальня ачыла. Волостнова Пелагея Ивановна беренче китапханәче була. Изба-читальня элеккеге чиркәү кешесенең йортында урнаша.  (Йорт сакланмаган).

         Берничә еллар китапханә клубта була. Сәхнәдә аңа кечкенә генә бүлмә бирәләр. Элек бу поп  йорты була. Чиркәүне япкан чакта, чиркәү эшчеләрен авылдан куалар, аларның йортлары колхозга күчә.   Бу йортта элек май язалар, соңыннан аны клубка бирәләр.(Бу йортны, иске булу сәбәпле, 1990 елда сүтәләр) . Клубта китапханә   1967 елга кадәр эшли.

           1967 елда китапханә клубтан агач йортка күчерелә. Бу бишпочмаклы йорт була. Йортның бер ягында колхоз идарәсе, икенчесендә китапханә була.   Бу йортны  Изотов Михаил Павлович сала,  аны  1933 елда раскулачить итәләр, ә йорты  колхозга күчә. Китапханә бу йортта 1979 елның маена кадәр була.

         1979 елның маенда китапханә ике этажлы йортка күчә (16- квартиралы йорт). Китапханәгә  3 бүлмәле квартира бирәләр.      1976 елда төзелгән панель йорт, узәктән җылытыла.

         1978 елда  Гильдеево авылында китапханә ябыла, китап фонды Богородское китапханәсенә күчә.   Китапларны 1980 елга кадәр  Казан  бибколлекторыннан тулыландыралар.

 1980 елда китапханә Питрәч УКС керә. Фонд китапларны туплау бүлегеннән туплана.

          1991 елда халык саны кими, чөнки Көек авылы Салмачы авыл Советына күчә. 2000 елда укучылар саны арта, чөнки Көек авылы яңадан Богородское авыл Советына кире күчә. 2012 елда китап укучылар саны 697 кеше була. 

  2003 елда Богородское авылы китапханәсе мәктәп бинасына күчә, хәзерге вакытта шунда эшли. Китапханә цоколь этажында     45 кв.м. мәйдан били.    2006 елда китапханә мөдиренә түләүсез мәктәп китапханәчесе эшен дә йөклиләр.  

 

         2007нче елның 1 июнендә Богородское авылы китапханәсе мөдире лаеклы ялга киткәндә,   “китаплар патшалыгын” үзенең кызына тапшыра.   Валентина Александровна китапханәдә барлыгы 20 ел эшли, 1987 елдан бирле.  Яңа мөдир булып аның кызы  Гаделян Мария Викторовна эшли башлый. Ул, институт бетергәч, туган авылына кайтырга була.    Мария Викторовна өченче буын китапханәче, чөнки аның әбисе Филиппова Мария Федоровна да китапханәче була.

  Мария Викторовна төрле конкурсларда катнаша башлый, грантлар яза.

  2010 елда китапханәгә интернетка тоташтырылган 2   компьютер бирәләр.  2012елда МФУ (принтер, сканер, копир) бирелә.

         Китап фонды   рус һәм татар телендә.   

2014 елның 1 январена китап фонды: рус телендә – 7077 экземпляр; татар телендә– 541 экземпляр.

     Китапханәдә   «Край древний, край молодой»  (“Борынгы өлкә, яшь өлкә”), «История села» (“Авыл тарихы”),  «Богородская сельская библиотека в лицах» (“Богородское авылы китапханәсе: шәхесләр”), «Традиции и обряды русского народа» (“Рус халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре”), «Традиции и обряды татарского народа» («Татар халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре”), «Сыны отечества» (“Ватан уллары”) ( интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдаш, әфганчы  Н. Кирюшин турында).

 

Богородское  авылы китапханәсенең эш юнәлешләре:

 

  • Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
  • Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
  • Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  • Экологик тәрбия;
  • Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.

 

Түләүле хезмәт:

     -    Түләүле абонемент

-         Мәглүматны интернеттан эзләү

-         Фотографияләрне һәм документларны сканировать итү

-         Документларның күчермәсен ясау, принтердан чыгару

-         Электрон презентация ясау.