Старо-Шигалеевская сельская библиотека - филиал № 19

Иске Шигали авылы модель китапханәсе тарихы

Иске Шигали авылы модель китапханәсе  тарихы

    100 еллар элек Иске Шигали авылы тирә-юньдә бик борынгы, иң зур һәм бик ярлы авыллардан саналган. 100 хуҗалык, 800 кешесе булган, барысы да руслар.

   Авыл үзенең исемен монда идарә итүче Шаһ Гали исемле хан исеменнән алган.                   

  1901 елда авылда берничә җир биләүче булган. Тау башында Солнцеваның җирләре була. Хәзер дә ул тауны Солнечный(Кояшлы) тау дип атыйлар. 1904 елда крестьяннар аны усал һәм рәхимсез булганы өчен үтерәләр.  Крестьяннарны сөргенгә сөрәләр. Аннан бары тик  Иван Милютин гына кире әйләнеп кайта.

Елга аръягында  җир биләүче, урман белән шөгыльләнүче Григорьев яши.   Аның йортында 1998 елга кадәр мәктәп була.

           Тау башында чиркәү була, революция вакытында ул яна. Соңыннан авылга Екатериновка чиркәвен күчереп алып кайталар. Коллективизация чорында анда изба-читальня оештыралар(1924), аннан соң клуб була, ул 1980 елда яна. Изба-читальняда беренче комсомол Кузнецов Иван Семёнович эшли.Анда олылар өчен ликбез оештырыла. Анда мәктәп укытучылары эшли. Беренче директор  Фаина Романовна Евдокимова була.

             Авыл халкы җир, тире эшкәртә, балта остасы һәм итек басу осталары белән дан тота.

 1930нчы елда крестьяннар “Ударник” колхозына берләшәләр. Кузьмин Дмитрий Григорьевич председатель була.

   

 1938 елда изба-читальнядан китапханә бүленеп чыга. Беренче китапханәче   Скрябина Мария  Якимовна була. Китапханә чиркәүдә урнаша.  Сугыштан соң елга буенда   агачтан яңа китапханә салалар. Анда авыл Советы, медпункт һәм укытучылар өчен торак була.  Китапханәче булып  Пигасова Анна   Григорьевна, соңыннан Рыбакова Анна Петровна эшли.    Рыбакова А.П.  пенсиягә киткәннән соң, Кузнецова Татьяна Никитична,  Малькова Анна, Демидова Нина, Уварова Софья Павловна, Рыбакова Надежда Александровна эшли.

  1983 – 1998 елларда китапханә мөдире булып  махсус китапханә белемле Шагиахметова Саимә Сафиевна эшли.

  1998 елдан алып китапханәдә аның кызы -Тарасова Ләйсән Тимерхузеевна эшли.  Югары педагогия белемле. Китапханәдә Саимә Сафиевнаның улы -Шагиахметов Радик Тимерхузович та эшли.

 1986 елдан китапханә Заводская урамындагы 2 катлы йортның беренче катында, бер бүлмәле квартирада урнаша. Мәйданы 18 кв. м. Бу йорт 1975  елда төзелгән.

2015 елда Иске Шигали авылы модель китапханәсе яңа төзелгән күпфункцияле үзәккә күчте.

Китапханә Иске Шигали һәм Яңа Шигали авылы халкына хезмәт күрсәтә. Балалар һәм олы яшьтәгеләр өчен төрле кызыксындыру чаралары уздырыла.

 

  2014 елның эш күрсәткечләре:

Китап укучылар -959

Йөреш-17359

Китап бирелеш-19957экземпляр

Китап  фонды  5651 экземпляр         

 

 Китапханәчеләр турында мәгълүмат:

 

Рыбакова Анна Петровна  китапханәчеләр әзерли торган  техникум бетерә,  1961-1972елларда эшли.

Уварова Софья Павловна   1947 елда Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.  Китапханәдә  1976-1979елларда эшли.

Рыбакова Надежда Александровна  Алабугадагы   КПУны бетерә.   Китапханәдә 1979-1983елларда эшли.

 

Иске Шигали авылы  модель китапханәсенең эш юнәлешләре:

 

  • Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
    • Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
    • Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
    • Экологик тәрбия;
    • Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.

 

Түләүле хезмәт:

     -    Түләүле абонемент

-         Мәглүматны интернеттан эзләү

-         Фотографияләрне һәм документларны сканировать итү

-         Документларның күчермәсен ясау, принтердан чыгару

-         Электрон презентация ясау.