Пимерская сельская библиотека - филиал № 18

Пимәр авылы китапханәсе тарихы

Пимәр авылы китапханәсе тарихы

Пимәр авылында китапханә 1930 елда ачыла. Ул ике этажлы йортның икенче этажында урнаша . Изба - читальня дип йөртелә.

  Изба-читальняда эшлиләр:

- Сафиуллин

- Хусаинов Миңнулла

- Хайруллин Хабул Сөнгатович

 

1959 елда   Гайсина Хатифа Гаял кызы клубта да, китапханәдә дә эшли.  

Китапларны алфавит буенча куя, китап күргәзмәләре эшли. Авыл яшьләре белән  драматурглар Таҗи Гыйззәт, К.Тинчурин, Г.Камал  әсәрләре буенча спектакльләр куялар.    

         1961 елда авылда яңа Мәдәният йорты салына.  Китапханәгә бер бүлмә бирәләр. Мәйданы 28 кв.м.    Китапханә Пимәр, Юнусово авыллары халкына хезмәт күрсәтә.

 Пимәр авылы китапханәсендә эшләделәр:

  • Файзуллина Флера Мөхетдиновна-1960 еллар
  • Мухаметзянова Минзифа Мөхамедовна-1967-1968ел.
  • Хөснетдинова Рәзимә Әдһәмовна
  • Рәхмәтуллина Гөлинә
  • Хөсәенова(Хәмидуллина) Резедә  Әюповна-1979-1980 еллар
  • Вафина  Әнисә Хафизовна-1980-1989 еллар
  • Зиннатуллина Зөһрә Минулловна  - 1989 елдан бүгенге көнгә кадәр эшли.

 

Пимәр авылы китапханәсенең эш юнәлешләре:

  • Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
  • Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
  • Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  • Экологик тәрбия;
  • Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.

 

Түләүле хезмәт:

     -    Түләүле абонемент

-         Мәглүматны интернеттан эзләү

-         Фотографияләрне һәм документларны сканировать итү

-         Документларның күчермәсен ясау, принтердан чыгару

-         Электрон презентация ясау.

Китапханәдә тематик кичәләр, конкурслар, викториналар, кызыктыргыч уеннар,китап күргәзмәләре  оештырыла.  Олы яшьтәгеләр өчен “Хуҗабикәләр” клубы эшли.