Пановская сельская библиотека - филиал № 17

Пановка авылы модель китапханәсе

Пановка авылы модель китапханәсе

 

Пановка авылында китапханә 1961 елда ачыла.  Китапханә кечкенә иске йортның беренче яртысында урнаша, йортның икенче яртысында почта бүлеге  була. Китаплар  1000 экземпляр була, ләкин укучылар китапханәгә бик теләп йөриләр.

Беренче китапханәче  Фролова Р. була(килгән кеше). Ул вакытта Пановка  авылы  Кибәч авыл Советына керә,   1971 елда Татар Тау Иле авыл Советына күчә.

 В 1970 елда иске китапханәне сүтәләр һәм УЭ 148/3   учреждениесе бүлмәсенә күчерәләр. Бер бүлмәсендә балалар өчен китаплар, икенче бүлмәдә-олылар өчен. Китаплар фонды 1971елда 4750 экземплярга җитә.

  1971 елдан 1988 елларда Пановка авылы китапханәсендә Фадеева Нина, Долгова Елена, Козырева Зоя, Бригаднова Люба, Аминова Римма, Закирова Соня, Малова Светлана, Бикбаева Нина эшләп алалар.

  1981 елда китаплар саны 6252 экземпляр, 1988 елда – 8812 экземпляр була.

         Тукмакова Галина Николаевна китапханәгә 1988 елда килә.  1992 елда китаплар саны 7607 экземпляр, 1994 елда - 8219 экземпляр, 1996 елда - 7987 экземпляр була. Искергән китапларны гамәлдән чыгару сәбәпле, китап фонды азая.

  1992елда китапханәне авыл кырыендагы бер бүлмәле йортка  күчерәләр.

                   Еллар    Китап укучылар          Китап бирелеш

­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­1994            518                                    8120

    1995             530                                    9060

  1996             490                                    8030

 

Пановка авылында тагын ике китапханә бар: мәктәп китапханәсе һәм зона китапханәсе.

 

Китапханә бүген

 

           2000 елда китапханәгә Егорова Анна Алексеевна килә, китапханә мәктәп бинасында бик кечкенә бүлмәгә урнашкан була.

  2002 елда китапханә балалар бакчасы бинасына күчә. Мәйданы  70 кв. метр. Китап фонды 5976 экземпляр.

 2013 елда китапханә Пановка авылы модель китапханәсе дип үзгәртелә.  Монда балаларның төрле яктан үсеше өчен бөтен уңайлыклар да тудырыла. 

           2014 елда   Пановка авылында күпфункцияле үзәк төзелә. Мәдәният йорты белән китапханә  шунда күчә.

Китапханә 515 кешегә хезмәт күрсәтә, аларга ел буена 13572 китап бирелә.  Китапханәгә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, мәктәптә укучыларга һәм авыл халкына хезмәт күрсәтә. Китапханә урта мәктәп, авыл җирлеге администрациясе белән тыгыз  элемтәдә эшли.     

         Китапханәдә патриотик «Следопыт»(“Эзтабар”), экологик «Ромашка» кружоклары  эшли.   Батырлык дәресләре, Россиянең сугышчан Дан көннәре уздыру укучыларда сугышчан тарихыбызга, геройларга һәм сугыш ветераннарына  карата ихтирам уята. 

 

Пановка авылы  модель китапханәсенең эш юнәлешләре:

 

  • Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
  • Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
  • Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  • Экологик тәрбия;
  • Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.

 

Түләүле хезмәт:

     -    Түләүле абонемент

-         Мәглүматны интернеттан эзләү

-         Фотографияләрне һәм документларны сканировать итү

-         Документларның күчермәсен ясау, принтердан чыгару

-         Электрон презентация ясау.

 

 

Безнең уңышлар:

 

  • 2008 елда - Егорова А.А. мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
  • 2010 ел - Республиканың “Иҗади эзләнү” («Творческий поиск») конкурсында катнашкан өчен  Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.