Надеждинская сельская библиотека - филиал № 15

Надеждино авылы китапханәсе тарихы

Надеждино авылы  китапханәсе тарихы

 

Надеждино авылы китапханәсе 1980 елның мартында ачыла. Китапханә авыл Советы бинасында була. Беренче китапларны районның балалар китапханәсеннән кайтаралар.

 

Беренче китапханәче Гаврилова Валентина Кузьминична була,  1958 елда туган.

 1998-2007 елларда китапханәне Киселева Марина Александровна, 1970 елда туган, җитәкли.

  2001-2003 елларда китапханәдә вакытлыча Мачурина Мария Анатольевна эшли.

  2007 елдан бирле китапханә мөдире булып 1967 елда туган, югары китапханә белемле Галяутдинова Альфинур Габдулхамитовна эшли.

  2007 елда китапханә административ йортның 2 этажына күчерелә.    Мәйданы- 25 кв. м.

Китапханә  Урта Ия, Петрово, Аркатово авлында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Китапханәче 0.5 ставкада эшли. Укучыларны китапханәгә җәлеп итү буенча актив эш алып бара.

2012 елдан бирле балалар өчен “Читайка”  клубы эшли.

Бүген китапханә авыл халкы өчен информацион-мәдәни үзәк. Китапханәдә  Интернетка тоташкан 2 компьютер, МФУ, фотоаппарат бар.

 

Надеждино авылы китапханәсенең эш юнәлешләре:

  • Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
  • Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
  • Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  • Экологик тәрбия;
  • Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.

 

Түләүле хезмәт:

     -    Түләүле абонемент

-         Мәглүматны интернеттан эзләү

-         Фотографияләрне һәм документларны сканировать итү

-         Документларның күчермәсен ясау, принтердан чыгару

-         Электрон презентация ясау.