Кряш-Сердинская сельская библиотека - филиал № 12

Керәшен Сәрдәсе авылы китапханәсе тарихы

Керәшен Сәрдәсе авылы китапханәсе тарихы

Керәшен Сәрдәсе авылы китапханәсе Питрәч үзәкләштерелгән  китапханәләр системасының 12 нче номерлы филиалы Татарстан Республикасы Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында Татарстан урамы 6А йортында урнашкан.

Китапханә  Керәшен Сәрдәсе  һәм Көлкәмәр авылы халкына хезмәт күрсәтә.

          Китапханә 1966 елда терлекчеләр йортында ачыла. 1969 елда мәдәният йорты төзелә башлый һәм 1970 елның январенда ачыла. Бу бинаның 36 кв.м.да китапханә, 60 кв.мда уку залы урнаша.

Бу вакытта  Керәшен Сәрдәсендә 170 хуҗалыкта 872 кеше  яши.

         Беренче китапханәче –Токинова Лидия Васильевна,1926 елда туган, махсус урта китапханә белемле. Китапханә ачылган көннән алып 1986 елга кадәр эшли.

      1986 елдан хәзерге көнгә кадәр   китапханәдә Яковлева Лидия Аркадьевна эшли,1965 елгы,махсус урта китапханә белемле. “Мәдәнияттәге казанышлары өчен ” Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан Күкрәк  билгесенә  лаек булды .

 

            Хәзерге вакытта китапханә мәдәният йорты бинасың 60 м.кв.лы

бүлмәсенә урнашкан.Техник яктан җиһазлану: интернет челтәренә тоташкан

2 компютер, принтер, видеокамера, фотоаппарат, МФУ.

       Керәшен Сәрдәсе авыл китапханәсенең  2014 елда төп эш күрсәткечләре:

Китап укучылар саны- 470

Китапханәгә йөреш-10919

Шул исәптән балалар өчен үткәрелүче чараларга йөреш саны-1402

өлкәннәр өчен үткәрелүче чараларга йөреш саны-2868

Китап укылышы-12798

           Китапханә үз эшчәнлеген ”Питрәч ҮКС”да төзелгән һәм кабул ителгән китапханә прогграммалары нигезендә алып бара. Шулай ук  китапханәдә әзерләнгән “Табигать уртак йортыбыз”,”Авылым тарихы-халкым язмышы” иҗади проектлары нигезендә дә алып барыла.

         Китапханәдә ел дәвамында барлык юнәлешләрдә дә эш планлы рәвештә-

төрле  мәдәни, әдәби чаралар  балалар, яшьләр, өлкәннәр өчен дә үткәрелә.

         Китапханәнең актив укучылары район һәм республика күләмендә үткәрелүче  конкурсларда катнашып килә һәм призлы урыннар   ала.

         Берничә ел дәвамында мәдәният йорты белән берлектә кабул ителгән

“Хәрби хезмәт-егет кешенең изге бурычы” программасы ярдәмендә эш алып барылды. Ел саен “Хатлар укыганда” кичәсе үткәрелеп килә: армия сафларында хезмәт итүче авылдашларыбыз хатлары буенча, аларның  котлауларын, теләген үтәп үткәрелә бу кичә.

        Балалар экологик тәрбия бирү өчен  ”Табигать- уртак йортыбыз” проекты нигезендә эшлибез: “Агач утырт”, “Яшә, чишмә” акцияләре ел саен уздырыла,  шулай ук экологик дәресләр, кошлар көне, төрле кичәләр, әңгәмәләр даими үткәрелә.

           Китапханә  каршында “Йомгагым” кызыксындыру клубы эшләп килә: анда балалар да, яшьләр дә, өлкән буын кешеләре дә бик теләп йөри,чөнки

барысын да бер үк төрле мавыгу берләштерә.

         Клуб утырышларында ыргак белән һәм инә белән бәйләү, лента, бисер, мулине җепләре чигү дәресләре, мастер-класслар үткәрәбез. Кул эшләрен  күргәзмәләрдә күрсәтәбез.

         Китапханәбезнең китап укучылары республика күләмендәге  “Пусть всегда  будет книга”(“Һәрвакыт булсын китап”) плакатлар конкурсы ,”О войне мне книга рассказала” (“Сугыш турында миңа китап сөйләде”) иншалар

конкурсында  призлы урыннар алды.

          Китапханәнең бүләкләре:

“Библиотеки-молодому поколению” (“Китапханәләр-яшь буынга”)  (2002) республика эстафетасында катнашкан өчен Почет грамотасы, ”Радужное  многоцветие  Татарстана” (“Татарстанның күп чәчәкле салават күпере”)   (2002) район фестивале дипломы, район мәдәният бүлегенең дипломы һәм кубогы(2004),”Самая зеленая библиотека” (“Иң яшел китапханә”)(2007) районара туры дипломы, Питрәч муниипаль районының “За укрепление материально –технической базы учреждений культуры” (“Мәдәният учреждениеләренең материаль базасын ныгыткан өчен”) номинациясендә 1 урын(2010), ”От чистого села к зеленой планете” (“Чиста авылдан- яшел планетага”) район күләмендәге экологик электрон презентацияләр конкурсында(2013) 2нче дәрәҗә дипломы; “Библиотечный квест” (“Китапханә квесты”) район конкурсында катнашкан өчен(2014) 2 нче дәрәҗә дипломы; “Во имя мира на Земле” (“Җирдә тынычлык хакына”) республика күләм конкурсында актив катнашкан өчен рәхмәт хаты(2015).

 

Керәсен Сәрдәсе авылы китапханәсенең эш юнәлешләре:

 

  • Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
  • Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
  • Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  • Экологик тәрбия;
  • Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.

 

Түләүле хезмәт:

     -    Түләүле абонемент

-         Мәглүматны интернеттан эзләү

-         Фотографияләрне һәм документларны сканировать итү

-         Документларның күчермәсен ясау, принтердан чыгару

-         Электрон презентация ясау.