Кощаковская сельская библиотека - филиал № 11

Кощак авылы китапханәсе тарихы

Кощак авылы китапханәсе тарихы

Кощак авылы китапханәсе Биектау районы “Бөреле” җәнлекләр совхозының китап бирү пункты була, чөнки “Кощак” җәнлекләр совхозы 1958 елга кадәр “Бөреле” җәнлекләр совхозының бүлеге була. Китапларны айга бер тапкыр атлар белән алып киләләр. Китап бирү пункты клубның бер кечкенә бүлмәсендә урнаша. Китапларны клуб хезмәткәрләре 1956-1958 елларда  Носова Галина Тимофеевна, Макарова Лидия Ильинична бирәләр.

             1958 елда совхоз мөстәкыйль хуҗалык булып эшли башлый. Совхозның үзенең изба-читальнясы барлыкка килә.  1959 елда китапханәче булып Алабуга китапханәчеләр техникумын тәмамлаган Самсонова-Вачугова Нина Дмитриевна эшли. Китаплар саны 800, китап укучылар- 80 кеше була. Китапларны совхоз сатып ала, шулай ук районнан да кайта.   

               1962 елда китапханә аерым бинага күчә.  Утын белән ягыла.   Нина Дмитриевна   агитатор һәм пропагандист буларак    кроликлар фермасына, җәнлекләр фермасына йөри. Черниково,  Царево, Иске Кощаково,   Званка авылларына китаплар илтә.  Вачугова Нина 1970 елга кадәр эшли.

 1970 - 1972 елларда китапханәдә  Сорошкина Валентина Владимировна эшли.

  1971нче елның декабрендә яңа Мәдәният йорты төзелә, китапханә дә шунда күчә.   Мәйданы  44.4 кв.м. тәшкил итә.

          1972 елда китапханәгә Алабуга китапханәчеләр техникумын тәмамлаган Насибулина  Лариса Гарифовна керә.   

1974 елда китапханәне Насибулина Лидия Тимофеевна кабул итә. Лидия Тимофеевна читтән торып Алабуга китапханәчеләр техникумын тәмамлый. Китап фонды 7500 экземпляр, китап укучылар саны 350-400 кеше була. Икенче китапханәче булып төрле елларда Михеева Татьяна Константиновна,  Макарова Татьяна Семеновна, Горшунова Любовь Сергеевна, Клюшина Надежда, Рязанова Галина Николаевна эшлиләр.     

   1984 елда китапханәдә Сафьянова Дания Галимзяновна эшли башлый.

            1974 елда китапханәне аерым торучы йортка күчерәләр.  Эш гөрләп бара. Китаплар бик күпләп бибколлектор, Казанның, Питрәчнең китап кибетләреннән һәм почта аркылы кайтарыла.

    Совхоз да үсә, халык саны да арта, китапханәгә йөрүчеләр –китап укучылар да артканнан-арта бара. Китапханәдә әдәби кичәләр, китап укучылар конференцияләре, викториналар уздырыла.

Китапханәчеләр агитаторлар, пропагандистлар, үзешчән сәнгатьтә катнашалар.

 Совхоз китаплар, газета-журналлар алдырырга акчалата булыша. Китапханәгә чит илләрдән: Куба, Чехословакия, Польша, Болгария, Германия, Франция делегацияләре киләләр.

       Китапханә берничә тапкыр социалистик ярышта җиңү яулый, мактау грамоталары белән бүләкләнә.

         Китаплар белән  Царево,  Барановка,  Иске Кощаково,  Званка авылларына йөриләр. Званка аылында күчмә китапханә (передвижка)              була. 1975 елда анда вагончикта китапханә ачыла. Бургунутдинова Роза китапханәче була.

        2003 елда  Насибулина Л.Т. пенсиягә китә һәм китапханәче булып   Сафьянова Дания Галимзяновна кала.

        Сафьянова Д.Г. югары белемле. “Мәдәнияттәге казанышлары өчен”  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан  Күкрәк  билгесе, Россия Федерациясенең һәм Россия профсоюзларының Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

          2004  елда китапханә 109 кв.м. лы Балалар бакчасы бүлмәсенә күчә.  

          2011 елда китапханә  яңадан авыл мәдәният йортына күчә, мәйданы 59.4 кв.м.  Китаплар фонды- 9309 экземпляр китап, китап укучылар саны-1270 кеше.

         Китапханәдә  пенсия яшендәгеләр өчен “Яшь йөрәкләр”  кызыксындыру клубы эшли. Сугыш һәм тыл ветераннары белән төрле чаралар уздырыла: «Низкий поклон вам, ветераны Победы» (“Җиңү ветераннары, сезнең алда  без башыбызны иябез”),  «Как хорошо, что все мы здесь сегодня собрались…» (“Бергә җыелган җирдә...”), «Песни, опаленные войной» (“Сугыш белән өтелгән җырлар”) һ.б.

 

Кощак авылы китапханәсенең эш юнәлешләре:

 

  • Китап укуны һәм китапны популярлаштыру;
  • Әхлак һәм хәрби-патриотик тәрбия;
  • Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  • Экологик тәрбия;
  • Халыкның хокук турында мәглүматын үстерү.

 

Түләүле хезмәт:

     -    Түләүле абонемент

-         Мәглүматны интернеттан эзләү

-         Фотографияләрне һәм документларны сканировать итү

-         Документларның күчермәсен ясау, принтердан чыгару

-         Электрон презентация ясау.

 

Кощак авылы китапханәсенең казанышлары:

  • 2003 ел-  “ Елның балалар китапханәчесе” республика конкурсының “Авыл һәм балалар“ номинациясендә  өченче урын;
  • 2005 ел-  Питрәч муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге “Мәдәнияттәге уңышлары өчен” Кубогы;
  • 2007 ел – “Китапханәнең  иң яхшы фирма билгесе” («Лучший фирменный знак библиотеки» республика конкурсында 3нче урын.

 

 

         Зав. Кощаковским сельским филиалом №11:          Сафьянова Д.Г.