Конская сельская библиотека - филиал № 10

“Табигатьне саклыйк бергәләп”

22 апрельдә, Күн авыл китапханәсендә, Бөтендөнья  Җир көненә багышланган “Табигатьне саклыйк бергәләп” дигән мәрхәмәтлелек дәресе үтте. Экологиядә булган проблемалар, табигатьне пычранудан саклау, Планетабызның матурлыгын саклап калуның мөһимлеге – боларның барысы турыда балалар видео презентация карап таныштылар. Дәрес барышында планетабыз турында кызыклы фактлар белделәр, уенда катнашып белемнәрен күрсәттеләр. Чарада катнашкан барлык балаларга да кызыклы призлар тапшырылды. Чарада 7 бала катнашты.