Конская сельская библиотека - филиал № 10

"Сихри су көне”

22 март - Бөтендөнья су чыганаклары көне. Безнең китапханәбез бу көнне “Сихри су көне” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга илебездәге су чыганаклары турында бик кызыклы итеп сөйләп үтте һәм балаларга “Диңгезләр һәм океаннар иле” дигән слайд – презентация тәкъдим итте. Балалар табышмакларга җавап эзләделәр, “Су асты дөньясы” китабыннан өзекләр укыдылар. Бик зур кызыксыну белән китап күргәзмәсе белән таныштылар, китапларны өйгә дә алдылар.

    Ә аннан соң бергәләп урамда төрле кызыклы уеннар уйнадык. Бик күңелле булды.