Конская сельская библиотека - филиал № 10

“Малайлар да сафка бастылар”

Яшь антифашист – геройларны искә алу көненә багышлап Күн авыл китапханәсе 3 клдасс укучылары өчен «Вставали в строй мальчишки» - “Малайлар да сафка бастылар” дигән батырлык сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга ничек итеп яшүсмерләрнең азатлык өчен, олылар белән белән бер рәткә басып,  батырларарча көрәшүләре һәм һәлак булулары турында сөйләде. Видеопрезентация карап укучылар сугыш кырларында үлеп калган герой яшьтәш -  ләренең исем фамилияләрен белделәр. Китапханәченең сөйләвен укучылар зур игътибар белән тыңладылар.