Конская сельская библиотека - филиал № 10

«Үткәннәрдән кайтаваз”

     18 апрель – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Шул уңайдан китапханәдә 2 класс укучылары белән «Үткәннәрдән кайтаваз” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрдек.Укучылар китапханәченең сөйләвеннән дөньяда бик күп төрле һәйкәлләр булуы, аларның әхәмияте һәм һәйкәлләрне сакларга кирәклеге турында белделәр. Шулай ук китапханәче балаларга туган ягыбызның истәлекле һәм тарихы урыннары – Кремль, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете һ.б. турында сөйләп үтте. Укучылар игътибарына башкалабыз Казан шәһәренең истәлекле урыннары турында презентация тәкъдим ителде. Чара барышында “Ә син беләсеңме?” дип аталган викторина уены үткәреп укучыларның белемнәрен тикшердек. Балалар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, үзләренең төпле белемнәрен күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да призлар белән бүләкләнде.