СССрның һәм Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, бик күп җырлар авторы Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова белән очрашу кичәсе узды.

12 нче сентябрь көнне Ф.Шәфигуллин исемендәге милли төбәкне өйрәнү китапханәсендә Татарстан китап нәшриятына 100 ел тулу уңаеннан СССрның  һәм Татарстанның  Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, бик күп җырлар авторы Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова белән очрашу кичәсе узды. Кичәбезгә китапханә мөдирләре, 16 нчы мәктәп укытучылары, өлкән сыйныф укучылары, һәм Шәмсия ханымның иҗатына битараф булмаган китап укучыларыбыз килде. Кичәбез Шәмсия Җиһангированың шигырләре, җырлары, хикәяләре белән үрелеп барды. Шулай ук Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, рәссам Ширияздан улы Вил Шәрәфетдинов үзе ясаган уен коралларында татар халык җырларын башкарды. Шәмсия ханым шигырьләрен укыды, үзенең шигырьләренә язылган җырларын җырлады. Кичәбезне, китапханәбез мөдире  Айгөл Садыкова үзенең моңлы тавышы белән “Бәхет теләгез” дигән җыр белән тәмамлады.