Бакрчинская сельская библиотека - филиал № 11

"Әкияттә кунакта"

Бүген халкыбызның герой язучысы, мәшһүр әкиятче, патриот шагыйрь-Абдулла Алишның тууына 115 ел булу уңаеннан мәктәптә балалар өчен,, Алиш язучы да, батыр да "дигән гомуми тема астында бик эчтәлекле кичә үткәрдек. Алиш китаплары буенча күргәзмә оештырып, укучыларны Абдулла Алишның иҗаты, тормыш юлы белән таныштырдык. Халкыбыз алдында Алиш исеме герой шагыйрь Муса Җәлил һәм башка бик күп батырлар белән янәшә торуы искәртелде.Соңыннан,, Чукмар белән Тукмар '' әкияте балалар әзерлегендә сәхнәләштереп күрсәтелде. Балаларга дуслыкның кыйммәте әлеге әкият аша ачыкланды.