Детская библиотека

Курчак театры тамашасы күрсәттеләр

24 апрель көннеТеләченең 3 нченомерлы балалар бакчасында, район балалар китапханәсе каршында эшләп килүче «Гөрләвек» клубына йөрүчеләр белән «Катя һәм төлке» дип исемләнгән курчак театры тамашасы күрсәттеләр. Спектакль барышында тамашачылар үзләре дә актив катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, разминка һәм паузалар вакытында музыка ритмына хәрәкәтләр ясадылар. Курчак театры аша китапка мәхәббәт тәрбияләү традицион эш алымнарының берсе булып тора.Бала курчакнытере әйбер итеп кабул итә,әкияттәге геройлар өчен борчыла һәм яхшылыкның явызлыкны җиңеп чыгуына ышана. Алга таба без«Гөрләвек»клубына йөрүчеләрнең санын арттырырга, андагы репертуарны киңәйтергә һәм чыгышларныбалалар бакчаларында гына ясау белән чикләнмәскә дип планлаштырабыз.