Тарихи сәгать үткәрелде
20 март көнне Теләче балалар китапханәсендә, уртанчы сыйныф укучылары өчен, күренекле дәүләт эшлеклесе Сабиров Р.Ә. истәлегенә багышланган «Сохраненная память» исемле тарихи сәгать үткәрелде. Районыбызның Айдар авылында туып-үскән Рәүф Әхмәт улы «Деревня Татреспублики после голода» (1923) китабының авторы. Ул 1937 елда нахакка гаепләнгән һәм репрессияләнгән; үлгәннән соң реабилитацияләнгән шәхес. Әлеге тарихи сәгать балаларда туган ягына, якташларына карата патриотик хисләр тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанабыз.