Детская библиотека

"Гаилә терәге - әтиләр"

14 октябрь көнне Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре әтиләр көне уңаеннан “Гаилә терәге – әтиләр” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды. Әлеге чарага китапханә каршында эшләп килүче “Яшь гаилә” клубына йөрүче гаиләләребез җыелды. Кичә барышында  әти-әниләр, балалар белән берлектә, табышмакларга, кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. Балалар “Минем әти – иң яхшысы” дигән анкетаны тутырып, әтиләренең  эшләре, казанышлары, бергәләп нәрсә белән шөгыльләнергә яратулары турында сөйләделәр.  Бәйрәм кичәсенә кунак булып килгән Айрат Якупов әтиләргә багышланган матур шигырьләре белән уртаклашты.  Шулай ук бәйрәм  көненә котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрелде.