Детская библиотека

Минем гаиләм - минем шатлыгым

     10 майдан 17 майга кадәр Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Минем гаиләм – минем шатлыгым» дип исемләнгән онлайн иҗади гаилә бәйгесе оештырды. Бәйгедә барлыгы 14 гаилә катнашты.

    Әлбәттә, һәр бала үз әти - әнисен, абый - апасын ярата. Бала, әти – әнисе яки туганы белән бергәләп, яраткан кешесенең кайсы әкият яки хикәя героена охшаган икәнлеген күрсәтеп инша язарга тиеш иде. Үз иншаларында балалар якыннарын (бер яки берничә) әдәби герой һәм персонаж белән чагыштырып күрсәтте.  Иншага китап укыганда гаилә белән төшкән фото яки рәсем дә өстәлде. Болар барысы да #ГаиләКөнеБалаларКитапханәсе хештегы белән инстаграммда Теләче балалар китапханәсе битендә урнаштырып барылды.