Детская библиотека

Әдәби Татарстан

27 апрельдән 3 майга кадәр Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре
"Әдәби Татарстан - Литературный Татарстан" дип исемләнгән уку марафоны оештырды. Марафонның шарты буенча 14 яшькәчә булган бала Татарстан турында шигырь укып видеога төшерергә һәм китапханәчеләргә җибәрергә тиеш иде. Шигырьләр белән бергә ТАССР ның 100 еллыгына багышлап ясалган рәсемнәр дә кабул ителде. Болар барысы да #ТАССР100ел хештегы белән Инстаграмда Теләче балалар китапханәсе битендә урнаштырып барылды.