Детская библиотека

Мастер - класс үткәрелде

6 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Гөрләвек» клубына йөрүчеләр белән «8 мартка чәчәк бәйләме» дип исемләнгән мастер - класс үткәрелде. Әниләргә бүләк бирү күңелле күренеш, бигрәк тә бала үз кулы белән ясаган әйбер күпкә кыйммәтле һәм матур була. Китапханә хезмәткәрләре оештырган мастер – класста балалар әниләре өчен чын сюрприз әзерләде. Открытканың арткы ягына китаплардан алып матур шигырь һәм теләкләр язылды. Мондый бүләк әниләрне сөендерер дип ышанабыз.