Детская библиотека

Балалар бакчасында булдылар

29 гыйнвар көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Татарстан АССР ның 100 еллык юбилее уңаеннан, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында «Мин яратам сине, Татарстан» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Быел яраткан Республикабызга бер гасыр була. Балалар Татарстанның зур шәһәрләрен искә төшерделәр, истәлекле вакыйгаларны, күренекле шәхесләрне, милли ашларыбызны санап үттеләр. Татар халык табышмакларына җаваплар эзләделәр. Соңыннан нәниләргә Татарстанның 100 еллык тарихын чагылдырган мультипликацион фильмнар күрсәтелде.