Детская библиотека

Язучының туган көне

Язучының туган көне - китап укучы өчен бәйрәм ул! 29 гыйнварда бөек рус язучысы һәм драматург Антон Павлович Чеховның тууына 160 ел тулды. Бу көнне барлык рус әдәбиятын яратучылар өчен чын бәйрәм дип әйтергә була. Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсендә Чехов иҗаты буенча «Мир Чехова - мир русской действительности» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.  Бу көнне китап укучыларыбыз кыска хикәяләр остасының эчкерсез, якты дөньясына чумдылар.