Детская библиотека

Халыклар бердәмлеге көне

Халыклар бердәмлеге көнендә илебезнең төрле шәһәрләрендә митинглар, парадлар, концертлар, хәйрия акцияләре һәм башка массакүләм чаралары оештырыла. Бу чарадан Теләче балалар китапханәсе дә читтә калмады. 1 ноябрь көнне китапханәдә «Если дружба велика – будет Родина крепка» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә әлеге бәйрәмнең тарихын, аның кирәклеген, Россия халыклары бердәмлегенең заманча төшенчәсен, балаларда үзара аңлашу, мәрхәмәтлек, кешеләргә кайгыртучанлык күрсәтү, Ватаныбыз һәм аның геройлары белән горурлану хисләре тәрбияләү кебек материалларны үз эченә алды.