Детская библиотека

Презентация күрсәтелде

 30 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә башлангыч һәм уртанчы сыйныф укучылары өчен «Нур Гайсин - балаларга» дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Анда балалар танылган язучы һәм драматургның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

Нур Гайсин татар балалар әдәбияты өчен катлаулы елларда да балалар һәм яшүсмерләр өчен бик күп яза. Ул үзенең әсәрләрендә дуслык, туган җирне ярату кебек төшенчәләрне яшь буынга сеңдерергә, аларны патриотик рухта тәрбияләргә омтыла.