Детская библиотека

Экскурсиядә булдылар

17 октябрь көнне район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбенең 1 «в» сыйныфы укучылары экскурсиядә булдылар. Әлеге сәяхәт әйләнә – тирә мохиткә багышланган иде. Балалар Кызыл китап битләре буйлап эко–экскурсия ясадылар.

Беренчеләргә Кызыл китапка кертелгән хайваннарның санына карап нинди категория үзләштерүе турында аңлатылды.«На красной странице - звери и птицы» дигән презентация - панорама һәм «Зеленое царство природы» китап күргәзмәләре аша безнең илебездә генә түгел, бөтен дөньяда сирәк очрый торган һәм югалу куркынычы янаган хайваннар турында кызыклы фактлар тәкъдим ителде.