Детская библиотека

Экскурсия үткәрелде

3 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә беренче сыйныф укучылары өчен «Как интересен мир в библиотеке» дип исемләнгән экскурсия үткәрелде. Район балалар китапханәсе ел саен яңа укучылар кабул итә һәм аларга экскурсияләр оештыра. Бүген беренче сыйныф укучылары китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар: китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштылар. Матур итеп бизәлгән «Книги – наши добрые друзья» китап күргәзмәсен әаерым игътибар бирелде. Балалар белән презентация аша дөньяның иң зур һәм гадәти булмаган китапханәләренә сәяхә кылынды. Шулай ук китаплар белән дөрес эш итәргә, аларны ничек сайларга, абонемент һәм уку залындаүз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатылды.