Детская библиотека

Укучының мәдәни көндәлеге

25 сентябрь көнне Район балалар китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, Бердәм мәдәният дәресен үткәрү максатыннан, Теләче урта мәктәбендә булдылар. Әлеге чара 1-4 сыйныф укучылары өчен «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни – белеем бирү проекты кысаларында үткәрелде. Кулларга Мәдәни көндәлек алганчы, балалар аның эчтәлеге һәм анны рәсмиләштерү кагыйдәләре белән таныштылар. Ә «Мәдәни Татарстан» слайд – презентациясе ярдәмендә безнең төбәгебез буенча мавыктыргыч, мәдәни, виртуаль сәяхәт ясадылар, Татарстан Республикасының тарихи үткәне белән таныштылар, музейлар һәм театрлар, китаплар, китапханәләр, бөек язучылар һәм Татарстаныбызны таныткан мәдәният эшлеклеләре турында белделәр.