Детская библиотека

Россия көне

12 июнь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары арасында «Это моя Родина, это моя Россия» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Бу көнне, гадәттәгечә, районыбыз халкы Россия көнен билгеләп үтә. Ул көн мили бердәмлек, ирек, тынычлык һәм татулык, Туган илебезнең хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы булып тора. Конкурстан тыш, китапханәнең үзендәдә китап күргәзмәсе оештырылды, анда дәүләтебез тарихы һәм илебезнең бүгенге көне турындагы китаплар тәкъдим ителде.