Детская библиотека

Пушкин көне

Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Әле бу көнне бөтендөньяда Халыкара рус теле көне дә үткәрелә. Бүген барлык китап сөючеләр һәм А.С. Пушкинның иҗатын яратучылар үзәк мәдәният һәм ял паркына җыелды. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре оештырган флешбук дигән чарада балалар үзләре дә Пушкин әсәрләрен кычкырып укыдылар. Флешбук - ул презентация яки цитаталар, иллюстрацияләр, шәхси кичерешләр ярдәмендә кызыклы китаплар белән таныштыру һәм китап турында мәгълүмат бирү. Китаплар белән танышу бик мавыктыргыч узды һәм балалар язучының китапларын өйдә уку өчендә сайлап алдылар.