Центральная библиотека

"Әни бит ул бу тормышта бик зур терәк"

   6 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә “Әни бит ул бу тормышта бик зур терәк” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге очрашуга уллары бүгенге көндә  хәрби хезмәттә булган Теләче районында яшәүче барлык солдат әниләре, Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Нурмухаметов Азат Әнәс улы,  ТР Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Закиров Фәнис Фәрит улы, укытучылар чакырулы иде. Солдат әниләре белән очрашу кичәсен уздыру китапханәдә матур традициягә әйләнде. Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде. Бу көнне солдат әниләренә багышлап җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан котлаулар яңгырады. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте. Кичәгә багышлап презентация, күргәзмә эшләнде.