Центральная библиотека

"Халыкка кайтарылган исем"

 

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, 6 февраль көнне, Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучыларын якташыбыз Рәүф Әхмәт улы Сабиров белән таныштырдылар. Р. А. Сабиров 1894 елда Мамадыш өязенең Айдар авылында туган (хәзер ул Теләче районына карый).

Рәүф Сабиров-дәүләт эшлеклесе, 1921-1924 елларда Татарстан ҮБК Президиумы рәисе. 1915 елда Россия Армиясенә алына, Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1918 елда Бөтенроссия мөселман армиясенең икенче съезды делегаты була (Казан). Аннары Мамадыш районы башкарма комитеты рәисе. 1929 елда партиядән "Солтангалиев антипартия төркемендә" катнашуда гаепләнә. 1932 елдан бирле Мәскәүнең “ЗИС" автомобиль заводында станоклар ремонтчысы, бригадир булып эшли. Репрессия корбаны. Мәгълүмати сәгать барышында китапханәчеләр укучыларны Р. А. биографиясе белән таныштырдылар, презентация күрсәттеләр.