Центральная библиотека

Ак калфак

12 май көнне Теләче җирлекара китапханәсендә районның "Ак калфак" татар хатын- кызларының иҗтимагый оешмасының киңәйтелгән утырышы булды.  Бу очрашуга оешманың даими әгъзаларыннан тыш хатын- кызлар проблемаларына, милли тәрбия, борынгыдан килгән гореф - гадәтләребезне саклап калу мәсьәләләренә битараф булмаган хатын-кызлар чакырылды. Монда "Ак калфак" оешмасының алда торган бурычлары билгеләнде, гаилә кору, бала тәрбияләү буенча белгечләр киңәшләрен, гореф-гадәтләрне, йолаларны үз эченә алган "Тәрбия баскычлары" дигән презентация күрсәтелде. "Ак калфак! Сихри нурың ахак!", "Халкыбызның милли җәүһәрләре" дип исемләнгән  китап һәм журналлардан торган күргәзмәләр күрсәтелде.