Центральная библиотека

"Кәгазь өстендә калган исем - бетмәс гомердер"

24 гыйнвар көнне Теләче китапханәсендә тарихчы, әдип, педагог, галим, мәгърифәтче, дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тулу уңаеннан,исемле әдәби уку уздырылды. Чарага Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Диния нәзарәтенең Төньяк төбәге казые, Теләче районы имам – мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, оештыру бүлеге җитәкчесе Рафаэль Накыйф улы Яруллин, китапханәчеләр, районыбызның тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырулы иде. Әдәби уку Ризаэддин Фәхреддининның тормыш юлы, видеоязма карау белән башланып китте. Алга таба Теләче гомуми белем бирү мәктәбенең  11 сыйныф укучысы Ситдикова Гөләндәм Ризаэддин Фахретдинга багышланган презентация белән таныштырып үтте.  Нияз һәм Исмәгыйль хәзрәтләрнең чыгышлары чараны тагында ямьләндерде. Шулай ук китапханәдә “Кәгазь өстендә калган исем –бетмәс  гомердер” исемле китап күргәзмәсе, буклет, чакырулар эшләнде. Әдәби уку фикер алышулар белән тәмамланды.