Центральная библиотека

"Уйнап күңел ачабыз"

   4 июль көнне китапханә хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең “Дуслык” мәктәп яны лагерында “Уйнап күңел ачабыз” дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрделәр. Әлеге чарада балалар бердәм булып табышмакларга, кызыклы сорауларга китаплардан җаваплар эзләделәр. “Йөзек салыш”, “Колакка колак”, Очты, очты”, “Балык тоту”, “Кем җитез” кебек татар халык уеннарын уйнап җәйге ялларының бер көнен актив үткәрделәр.