Центральная библиотека

"Лучшие знатоки произведения А.С.Пушкина"

Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре  югары сыйныф укучылары өчен «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Лучшие знатоки произведения А.С.Пушкина» дип исемләнгән әдәби турнир үткәрделәр. Чара бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланды. Уенда катнашучылар бөек шагыйрьнең әсәрләренә әдәби сәяхәт ясадылар һәм аның биографиясендәге кызыклы фактларны искә төшерделәр. Сорауларга дөрес җавапларны «Строкою Пушкина воспеты” дип исемләнгән  күргәзмәдәге китапларны кулланып таптылар. Барлык катнашучылар Пушкин юлларының тылсымлы дөньясына тагын бер тапкыр чуму мөмкинлеге алдылар, шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чорның бөеклеген тойдылар.