Центральная библиотека

"Балачакның шатлык авазлары"

   1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балачак – бу тормышта иң ваемсыз һәм бәхетле чор. Әлеге уңайдан ял паркында балалар өчен күркәм бәйрәм оештырылды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр, төрле уеннарында уйнап көч сынаштылар.

    Китапханәнең уку залында "Эх, ямьле син балачагым" дип исемләнгән күргәзмәдә журнал битләрендә басылып чыккан бала тәрбияләүгә кагылышлы мәкаләләр урын алды.