Центральная библиотека

"Эбру - матурлык дөньясы"

21 май көнне Пушкин картасы белән “Эбру – матурлык дөньясы”  исемле мастер класс узды. Эбру сәнгате нидән гыйбарәт соң? Гади генә әйткәндә, махсус эбру буяулары белән суда рәсем ясауда. Әмма су да гади түгел, ул гевен үсемлеге сумаласыннан ясалган порошок белән куертыла. Суны дөрес итеп ясау да зур осталык сорый. Рәсем ясалып беткәч, су өстенә кәгазь салып, аны сак кына «тартып» чыгаралар. Рәсем кәгазьгә күчә, ә су чиста кала. Мондый гадәти булмаган мастер класс зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Әлеге чарада катнашучылар белгеч Нуртдинова Рәзинә Сәлимовна  җитәкчелегендә оригиналь, искиткеч матур рәсем ясауның бөтен процессын өйрәнделәр.