Центральная библиотека

"Җәй китап белән ямьле"

Җәй – кызыклы китаплар уку өчен дә иң уңай вакыт. 22 май көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучыларына җәйге ял вакытларын файдалы итеп үткәр , иҗади сәләтләрен ачу өчен  “Җәй китап белән ямьле” дип исемләнгән җәйге уку акциясе игълан иттеләр. Китапханәчеләр балаларга: “Без ышанабыз - сез безнең чын дуслар булып, җәйге ялыгызны яхшы китап белән уздырырсыз. Сезнең җәй китаплы, җылы булсын!”- дигән изге теләкләрен җиткерделәр.