Центральная библиотека

"Бар да гаиләдән башлана"

15 май – Халыкара Гаилә көне кысаларында Теләче үзәк китапханәсендә “Бар да гаиләдән башлана” дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. Әлеге чарада “Яшь гаилә” клубы әгъзалары катнашты.

   Чараны алып баручылар гаиләләрне бәйрәм белән котладылар, гаилә бәйрәмнәре, традицияләре белән таныштырдылар. Балалар чара барышында гаилә турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.  Уенлы – конкурслы өлешендә әниләр һәм  балалар  арасында күңелле “батл” оештырылды. Алар үзләрен ни дәрәҗәдә оста, тапкыр, үткен, җитез, акыллы икәнлекләрен төрле сораулар, уеннар, табышмаклар аша күрсәттеләр. Бәйрәмне үзенең матур  җырлары белән Диләфрүз Имамиева  тагын да ямьләндерде. Бәйрәм чарасы дус һәм табигый узды.  Кунаклар  бәйрәм кичәсеннән  үзләренә яхшы кәеф алдылар, тату гаилә булып яшәүнең серләрен ачтылар.