Центральная библиотека

Сәламәтлек иленә сәяхәт

12 апрель көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары белән “Сәламәтлек иленә сәяхәт” (“Путешествие в страну ЗОЖ”) дип исемләнгән сәламәтлек сәгате уздырдылар. Китапханәче укучыларга сәламәт яшәү рәвеше, спорт,  дөрес туклану турында сөйләде, китапларга күзәтү ясады.  Чара барышында укучылар сәламәтлек темасына багышланган табышмакларга, викторина сорауларына актив рәвештә җавап бирделәр.  Ахырдан укучылар дәрестән тыш уку өчен матур әдәбият китаплары яздырып алдылар.