Центральная библиотека

мастер класс

25 март көнне Балалар иҗат үзәгендә эшләп килүче тегү түгәрәгенә йөрүче балалар Теләче җирлекара китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханә буйлап экскурсия үткәндә китапханәче аларны  китаплар, аларның урнашу тәртибе, каталог, вакытлы матбугат исемлеге белән таныштырды. Балалар районыбыздан чыккан  танылган язучылар, галимнәр, җырчылар, артистлар һәм башка күренекле шәхесләр турында белделәр. Очрашуның икенче өлешендә китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс үткәрелде.