Центральная библиотека

"Сәүдәгәр һәм шагыйрьлек без татарның канында"

28 февраль көнне район мәдәният йортында Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан әзерләнгән Пушкин картасы кысаларында якташыбыз, танылган эшмәкәр һәм язучы, Равилә Шәйдуллинаның 75 яшьлек юбилее уңаеннан “Сәүдәгәр һәм шагыйрьлек без татарның канында” дип исемләнгән иҗат кичәсе булып узды. Бирегә Татарстан Республикасының халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Газинур Морат; тәрҗемәче, Татарстан язучылар берлегенә кабул ителгән беренче төрек, Филология фәннәре кандидаты  Фатыйх Котлы; телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали; шагыйрь, язучы, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Галиев; Татарстан Язучылар Союзы рәисе урынбасары, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ильсияр Иксановалар җыйналды. Равилә Шамиловнаны гомер бәйрәме белән районыбыз җитәкчесе Нәҗип Нәкый улы Хаҗипов тәбрикләде. Кызлар сыман һаман да яшь, матур, энергиясе ташып торган Равилә Шәйдуллина-Морат соңгы арада иң яратып укылган авторларның берсенә әйләнүен күренекле язучыларыбыз да билгеләп үтте.  Чыннан да, аңа сокланмый мөмкин түгел... Бәйрәм кичәсен районыбыз үзешчәннәренең һәм сәнгатьле сүз осталарының чыгышлары бизәде. Ике сәгатькә сузылган әлеге чара бер сулышта, сизелми дә үтеп китте.